Борисоглебск туктаулыгын өйрәнү нәтиҗәсендә керамиканың өч төркеме ачыклана: Атабай, "текстиль" керамика культурасы һәм Маклашеевка культурасыннан соңгы.

Туктаулык бронза гасыр тәмамланганчы, безнең эрага кадәр XII йөздән IX йөзнең беренче яртысы буена яши. Зур булмаган керамика коллекциясе туктаулыкның тимер гасырның башлангыч чорында да булуы турында сөйли. Кыргый хайваннар сөякләренә караганда йорт хайваннары сөякләренең күп булуы Борисоглебск туктаулыгында терлекчелек белән шөгыльләнүне күрсәтә.

Сылтама ясау өчен: Чижевский А.А., Галимова М.Ш. Результаты исследований Борисоглебской стоянки на р. Казанке // Научный Татарстан. 2010. №4. С.127–136.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Андрей Алексеевич Чижевский, тарих фәннәре кандидаты; Мәдинә Шакир кызы Галимова, тарих фәннәре кандидаты.