Тарихы

1640 елдан мәгълүм.

XVIII йөз чыганакларында Иж исеме белән телгә алына, 1795 елдан хәзерге исемдә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, колмак үстерү, сәүдә итү (шул исәптән Оренбург һәм Пермь губерналарында), көнлекчелек эше тарала.

Авыл 1805 елда янып китә.

1890 елгы мәгълүматларга караганда, мәчет, яңа алымлы мәдрәсә була. 1909 елда рус-татар земство мәктәбе ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 188,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Сарапул өязе Әгерҗе волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Иж-Бубый авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Кече урман” артеле оештырыла, 1930 елда – “Кызыл Иж” колхозы (1933 елда –  “Татарстан” колхозы (куян үстерү белән шөгыльләнә), соңрак “Сталин” колхозы (Биектау авылы белән бергә) итеп үзгәртелә, 1961 елда Киров исемендәге колхоз (Тирсә авылы) белән “XII партсъезд исемендәге колхозга берләштерелә).

1971 елда “Аврора” совхозы итеп үзгәртеп корыла, 1992 елдан “Ялкын” авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 2001 елдан “Ялкын” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан  “Ак Барс (Ак Барс – Әгерҗе) холдинг компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. 2016 елдан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет (2009 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1762 елда – 84 ир-ат;
1859 елда – 389,
1890 елда – 607,
1920 елда – 870,
1926 елда – 825,
1938 елда – 765,
1958 елда – 789,
1970 елда – 377,
1989 елда – 235,
2002 елда – 195,
2010 елда – 237,
2015 елда – 218 кеше (татарлар).