1861 елгы Крәстиян реформасына җавап рәвешендә Казан губернасының Спас өязе Рус Бизнәсе авылында 1861 елның апрелендә башланып китә (хәзер Спас районы Антоновка авылында). Җитәкчесе Антон Петров (Сидоров А.П.). Кузгалышта актив катнашучылар А.Андреев, Д.Гаврилов, И.Николаев һ.б.

Крәстияннәр крепостной булудан тулаем азат ителергә телиләр, җир биләмәләре аларга тулысынча бирелергә тиеш дип саныйлар.

1861 елның апрель башында Рус Бизнәсе крәстияннәре, шул елның 19 февралендә игълан ителгән крепостнойлыктан азат ителү тәртип-кагыйдәләренең эчтәлеген аңлатып бирүне үтенеп, А.Петровка мөрәҗәгать итәләр. Әлеге документны А.Петров авылдашлары мәнфәгатьләренә якын килердәй итеп укып аңлата: крәстиянгә тулы ирек бирелгән, барлык җирләр дә хәзер аларныкы булырга тиеш, ди.

Мондый хәбәр, авылдан-авылга күчеп, тиздән Спас, Лаеш, Чистай өязләре, шулай ук чиктәш Самара, Сембер губерналары крәстияннәре арасында тарала. Рус Бизнәсенә меңләгән рус, татар, чуаш крәстияннәре җыела башлый. Алпавыт җирләрендә эшләр туктала, кайбер урыннарда алпавыт ашлыгын бүлү, урманнарны кисү күренешләре, авыл түрәләрен куып җибәрү, алыштыру очраклары күзәтелә. Документның эчтәлеген А.Петров дөрес аңлатмаган, дип, аны аңлатырга тырышулар, таралыгыз, дип үгетләүләр нәтиҗә бирми. Рус Бизнәсе янына җыелган 5 меңләп кеше үзләренә тулы ирек бирүне, җирне өләшүне таләп итә. Алпавытлар утарларын калдырып кача башлый.

12 апрельдә авылга А.С.Апраксин җитәкчелегендә Тарутин полкының ике ротасы килә. Апраксин җыелган халыкка таралырга боерык бирә. Крәстияннәр таралмыйлар. Коралсыз халыкка төбәп ут ачыла. Рәсми мәгълүматларга караганда, 178 кеше үлә һәм яралана. Чынлыкта яраланучылар саны 350 дән артып китә. Байтак кеше мәйданда суктырыла, тоткын ителә. А.Петров кулга алына, хәрби-кыр мәхкәмәсе карары нигезендә 19 апрельдә атып үтерелә.

Рус Бизнәсендәге канлы вакыйга тиздән киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм була. Казанның Куртина чиркәвендәге панихида уздырыла, анда профессор А.П.Щапов хөкүмәтнең эш-гамәлләрен гаепләп нотык сөйли. Бизнә крәстияннәр кузгалышы һәм аларга каршы күрелгән чаралар турында Санкт-Петербург матбугатында, Лондонда А.И.Герцен чыгарган «Колокол» газетасында хәбәрләр басыла.

1986 елда Антоновка авылында Антон Петровка һәйкәл куела.

Чыганак

Бездненское восстание 1861 г.: Сборник документов. Казань,1948.

Әдәбият

Устюжанин Е.И. Бездненское восстание 1861 г. // Ученые записки Казанского педагогического института. 1941. Выпуск 4.

Вульфсон Г.Н. Жаждали воли. Казань, 1986.