Тарихы

XVII йөз уртасына кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук вак-төякләр белән сәүдә итү кәсепчелеге тарала.  

1816 елда авылда мәктәп (1855 елда 60 укучы) ачыла. 1880 елларда мәчет, мәктәп, су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2320 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Барҗы-Ятчинск волостенда.

1921 елның гыйнварыннан – Вотяк автономияле өлкәсе составында, октябреннән – ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кичкетаң авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә  “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.

1997 елда Аитовлар гаиләсе акчасына төзелгән “Мөхәммәтхарис” мәчете ачыла.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Барҗы-Умга авыллыгы (Мазунино культурасы, III–V йөзләр).

Күренекле кешеләре

Р.Х.Гайнуллин (1924–2009) – разведчик, Дан орденының тулы кавалеры;

Т.К.Гыйззәт (1895–1955) – драматург, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

А.Х.Камалиев (1930–1991) – 30 елдан артык К.Маркс исемендәге колхоз рәисе булып эшли;

М.М.Миңлебаев (1941–2016) – патофизиолог, медицина фәннәре докторы, ТССРның атказанган фән эшлеклесе, Казанның Патофизиологлар җәмгыяте рәисе (1995 елдан).

Халык саны

1859 елда – 555,
1887 елда – 725,
1920 елда – 1055,
1926 елда – 1052,
1938 елда – 886,
1949 елда – 720,
1958 елда – 576,
1970 елда – 470,
1989 елда – 254,
2002 елда – 183,
2010 елда – 166,
2015 елда – 117 кеше (татарлар).