Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, татар бәкләре Тәфкилевләр нәселеннән булган Ф.Бикмаева һәм Х.Педисова карамагында була. Соңрак җирләр С.Тәфкилевнең кияве – инженер, титуллы советник И.Халитов милкенә күчә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык кәсепчелеге тарала.

Авыл крәстияннәре Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773–1775 еллардагы крәстияннәр сугышында актив катнашалар. Башлап җибәрүчеләренең берсе Балтач авылыннан Мадьяр Юлдашев була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 356 дисәтинә тәшкил итә.

1895 елда И.Халитов авылда спирт заводы төзетә (завод корылмалары башта агачтан эшләнә, 1912 елда кирпеч белән алыштырыла). 1903 елда крәстияннәр һәм И.Халитов арасында бәрелеш була.

1876 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була (1900 елда яңасы төзелә; безнең көннәргә кадәр сакланган). 1898 елда – земство рус-татар мәктәбе, 1912 елда кыз балалар өчен мәктәп ачыла, анда рус теле дә укытыла (20 укучы).

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Тирсә волостенда.

1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Вотяк автономияле өлкәсе, октябреннән – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кичкетаң авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда колхоз оештырыла, 1930 елда беренче “Фордзон” тракторы алына.

Хәзер халкы күбесенчә “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1960 елларда авылда участок хастаханәсе ачыла, төрле елларда туберкулез диспансеры һәм участок хастаханәсе буларак эшли (2004 елда ябыла).

Мәдәният

Авыл тирәсендә 3 археология истәлеге табыла: авылдан төньяк-көнбатыштарак – Балтач шәһәрлеге, төньяктарак – I Балтач авыллыгы (безнең эраның III–V йөзләре) һәм II Балтач авыллыгы.

Күренекле кешеләре

Б.Л.Балтанов (1935 елда туган) – танылган татар җырчысы;

И.Г.Вәлидов (1902–1968) – физиолог, биология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;

Ю.Н.Вәлидов (1889–1925) – ТАССРның беренче җир эшләре халык комиссары (1920–1924 елларда);

З.Х.Маннапов (1927 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның атказанган агрономы, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Р.З.Маннапов (1953 елда туган) – ТР Дәүләт Советы депутаты (1995–2000 елларда);

Ш.Р.Халиков (1939 елда туган) – СССР халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы.

Халык саны

1859 елда – 564,
1887 елда – 344,
1920 елда – 593,
1926 елда – 795,
1938 елда – 776,
1949 елда – 634,
1958 елда – 531,
1970 елда – 458,
1989 елда – 82,
2002 елда – 59,
2010 елда – 21,
2015 елда – 11 кеше (татарлар).