Тарихы

1723 елдан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

1720 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, поташ заводы (1930 еллардан соң ябыла), 4 сәүдә-сәнәгать оешмасы була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 586,7дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Үби авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Сталин исемендәге колхоз (беренче рәисе – И.Т.Туктаров) оештырыла, 1959 елдан Чапаев исемендәге колхоз (Яңа Үби авылы) составында, 1994–2009 елларда – “Восход” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе. 2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Мәдәният

Авылда мәчет (2001 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ә.Б.Булатов (1901–1982) – журналист, язучы, тарих фәннәре кандидаты, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша;

Һ.Һ.Солтанов (1915–2009) – драма актеры, ТАССРның халык артисты, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 197,
1897 елда – 318,
1913 елда – 476,
1920 елда – 408,
1926 елда – 382,
1938 елда – 377,
1949 елда – 269,
1958 елда – 190,
1970 елда – 332,
1979 елда – 173,
1989 елда – 74,
2002 елда – 68,
2010 елда – 51,
2018 елда – 48 кеше (татарлар).