Тарихы

1665–1667 еллардан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 мәдрәсә, 5 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 753,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Яңа Кәкерле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Алёшкин-Саплык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный Октябрь” колхозы оештырыла, 1951 елда – Калинин исемендәге колхоз, 1959 елда “Ударник” һәм Жданов исемендәге колхозлар белән белән Калинин исемендәге колхозга берләштерелә (Алёшкин-Саплык авылы). 1993 елдан – Калинин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003–2013 елларда – “Алёшкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Колос” агрофирмасы филиалы, аннары “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2015 елдан “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (2017 елдан) бар.

Авыл тирәсендә Болгар чоры археология истәлеге табыла – Татар Саплыгы табылдыгы.

Күренекле кешеләре

Н.А.Абделханов (1937–1996) – энергетика өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы;

М.Х.Гафаров (1917–1975) – юрист, юстиция полковнигы, РСФСРның атказанган юристы, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1859 елда – 394,
1897 елда – 707,
1913 елда – 819,
1920 елда – 812,
1926 елда – 844,
1938 елда – 696,
1949 елда – 592,
1958 елда – 399,
1970 елда – 196,
1979 елда – 352,
1989 елда – 316,
2002 елда – 353,
2010 елда – 370,
2018 елда – 363 кеше (чуашлар).