Тарихы

1653–1654 еллардан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 4 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 934,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Архангел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Түбән Чәке авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Марс” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Нуретдинов), 1962 елда Фрунзе исемендәге колхоз белән берләштерелә, 1989 елда кабат “Марс” колхозы булып аерылып чыга, 1999 елда Фрунзе исемендәге крәстиян-фермер ассоциациясенә керә. Хәзерге вакытта колхоз җирләре “АгроТрансПорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Авылдан төньяктарак 1990 елда цеолитлы токымнардан торган Татар Шатрашаны чыганагы табыла, 450 гектар мәйдандагы запаслары якынча 100 миллион тоннага җитә. 2013 елда цеолитлы токымнарны эшкәртү максаты белән “Цеолиты Поволжья” ачык акционерлык җәмгыяте оештырыла.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, шулай ук “Фахрутдинов Р.А.” (2007 елдан), “Алимбеков З.И.” (2015 елдан), “Айзятова Г.З.” (2016 елдан) крәстиян-фермер ассоциацияләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, сугыштан соң – җидееллык, 1957 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта, 2006 елда – тулы булмаган урта, 2008 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә (2017 елда төзелгән күп функцияле үзәк бинасында).

Авылда клуб, китапханә (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.А.Фәхретдинова (1959 елда туган) – педагог, РФнең атказанган укытучысы, РСФСРның һөнәри техник белем бирү отличнигы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент.

Халык саны

1859 елда – 807,
1897 елда – 1030,
1913 елда – 1383,
1920 елда – 1383,
1926 елда – 1541,
1989 елда – 464,
2002 елда – 389,
2010 елда – 308,
2018 елда – 267 кеше (татарлар).