Тарихы

1665–1667 еллардан Мәмкәй авылы буларак мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, матрос булып, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 3 мәдрәсә, 25 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 2720,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Чүпрәле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Марс авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Көрәшче” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Салихов), 1950 елдан – “Победа” колхозы, 1958 елдан – “Прогресс” колхозы, аннары “Йолдыз” колхозы (Түбән Каракитә авылы) составында. 1995 елдан – “Байрак” күмәк предприятиесе, 2010–2011 елларда – “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2012 елда – “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Хафизов Р.Р.” крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2015 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Татар Бизнәсе” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1969 елда – сигезьеллык, 1989 елда – тугызъеллык, 1990 елда – урта (2007 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – башлангыч, 2012 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Мәктәптә музей почмагы (авыл һәм мәктәп тарихына багышланган 200дән артык экспонат бар, оештыручысы – Ф.С.Хөснетдинова) эшли.

Авылда клуб (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2007 елдан, мәктәп бинасында), китапханә (2007 елдан мәктәп бинасында), мәчет (1995 елдан) бар.

Клуб каршында “Нур” хореография коллективы һәм “Маски” балалар театр коллективы (икесе дә 2014 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Альберт С.Бакиров (1949–2013) – педагог, педагогика фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәктәп укытучысы;

Альфред С.Бакиров (1951–2007) – педагог, психология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәктәп укытучысы;

Рөстәм С.Бакиров (1954 елда туган) – табиб-хирург, медицина фәннәре кандидаты, ТР һәм РФнең атказанган табибы, ТР Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы;

Рифкать С.Бакиров (1959 елда туган) – табиб, психология фәннәре кандидаты, ТР атказанган табибы, РФ Сәламәтлек саклау атказанган хезмәткәре, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы;

Тәлгать С.Бакиров (1961–2014) – педагог, педагогика фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәктәп укытучысы;

Ш.А.Садретдинов (1936–1996) – әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты;

Н.З.Хисмәтов (1954 елда туган) – инженер-механик, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФнең мактаулы машина төзүчесе, профессор.

Халык саны

1859 елда – 1195,
1897 елда – 1993,
1913 елда – 2741,
1920 елда – 2398,
1926 елда – 2123,
1938 елда – 1820,
1949 елда – 1233,
1958 елда – 812,
1970 елда – 776,
1979 елда – 752,
1989 елда – 472,
2002 елда – 495,
2010 елда – 462,
2018 елда – 331 кеше (татарлар).