Тарихы

1665–1667 еллардан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 4 мәчет, 3 мәдрәсә, 24 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 3162,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Чүпрәле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Чокалы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл Чокалы” колхозы (беренче рәисе –Ш.Әхтәмов) оештырыла, 1934 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1940 елда аңардан Чкалов исемендәге колхоз аерылып чыга. 1950 елда колхозлар берләштерелә, 1959 елда “Чишмә” колхозы итеп үзгәртелә (Иске Чокалы авылы), 1995­–2007 елларда “Чишмә” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан фермер хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә “Низамов А.А.” һәм “Хисамов А.М.” крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1932 елда Чокалы МТСы оештырыла (беренче директоры – Шварц). Авыл хуҗалыгы предприятиесе район һәм әйләнә-тирә авыллардагы 35 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, аларга төрле техника бирә, агрономнар һәм башка авыл хуҗалыгы белгечләре хезмәтен күрсәтә. 1958 елда ябыла, матди-техник базасы Чүпрәле МТСына күчерелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда 1 нче баскыч мәктәп ачыла,1930 елда – башлангыч, 1932 елда – җидееллык, 1963 елда – сигезьеллык, 1984 елда – урта (2000 елда яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында “Туган җирем серләре” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (2004 елдан, оештыручысы – И.И.Хәйретдинов, авыл һәм мәктәп тарихына, авылның күренекле кешеләренә, татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган 700дән артык экспонат бар).

Авылда балалар бакчасы (мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1971 елдан), китапханә (1972 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), мәчет (1992 елдан), мәдрәсә (2003 елдан) бар.

2013 елда мәчет янында Иске Чокалы авылында туган Хәбибә ханымга – Шиһабетдин Мәрҗани әнисенә истәлек билгесе куела.

Мәдәният йорты каршында “Нур” хореография коллективы (2010 елдан), “Яшь кызлар” балалар хореография коллективы, “Маяк” театр коллективы (икесе дә 2012 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.М.Айметдинов (1930–2010) – агрохимик, икътисадчы, шагыйрь, РСФСРның атказанган икътисадчысы, икътисад фәннәре кандидаты;

Я.С.Айнуллов (1934–2019) – педагог, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, “Яңа юл” район газетасы баш мөхәррире (1967–1997 елларда);

А.К.Айнетдинов (1937–1998) – тарих фәннәре кандидаты;

Г.Г.Гайнуллин (Чукалый) (1878–1935) – язучы;

Р.К.Гафуров (1933 елда туган) – двигательләр төзелеше өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган уйлап табучысы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган фән эшлеклесе;

Н.К.Туктамышов (1954 елда туган) – педагог, математик, физика-математика фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1859 елда – 1694,
1897 елда – 2526 (Югары Татар Чокалысы авылы халкы белән),
1913 елда – 3420,
1920 елда – 3097,
1926 елда – 3332,
1938 елда – 3096,
1949 елда – 2388,
1958 елда – 1970,
1970 елда – 2028,
1979 елда – 1678,
1989 елда – 884,
2002 елда – 720,
2010 елда – 697,
2018 елда – 620 кеше (татарлар).