Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Куликеев исеме белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, агач эше, такта яру, йон тарау кәсепчелеге тарала. Авылда 19 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 980,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Үби авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Наш ответ кулакам” колхозы (беренче рәисе – М.В.Дергунов) оештырыла, 1935 елда Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1995–2008 елларда – Чапаев исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Л.В.Дергунов җитәкчелегендә (1938–1961 елларда) колхоз авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышы белән аерылып тора. Анда хезмәтне оештыруның прогрессив формалары кертелә, хуҗалыкның матди-техник базасы ныгытыла (фермалар, амбарлар, җил тегермәннәре, йон тетү, май ясау йортлары, район электр станциясе төзелә).

Бөек Ватан сугышы елларында колхозчылар Оборона фондына 1 миллионнан артык сум акча кертәләр, фронтка шактый күп авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрәләр. Колхоз берничә тапкыр Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә катнаша. СССР Югары Советы Президиумының 1948 елның 6 март Указы белән Л.В.Дергуновка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, уннарча колхозчы орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 2000 елда тулы булмаган урта мәктәп (2014 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1967 елдан мәктәп каршында “Мой край” төбәкне өйрәнү музее эшли (оештыручысы – М.Г.Ильин; 800 дән артык экспонат авыл, мәктәп һәм колхоз тарихына, Социалистик Хезмәт Герое Л.В.Дергуновка багышлана; палеонтология экспонатлары бар: мамонт казык теше, бизон баш сөяге).

Авылда балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1977 елдан), китапханә (мәдәният йорты бинасында), күп функцияле үзәк (2014 елдан), П.В.Дементьев исемендәге музей (2017 елдан, Чүпрәле муниципаль районының Төбәк тарихын өйрәнү музее филиалы, 100дән артык экспонат) бар.

Мәдәният йорты каршында “Илем” чуаш фольклор коллективы, “Упи” театр коллективы, “Радость” балалар хореография коллективы (барысы да 2000 елдан), “Родничок” балалар фольклор коллективы (2005 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Л.В.Дергунов (1907–1974) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт Билгесе” орденнары кавалеры;

В.П.Макаров (1937–2005) – ветеринария табибы, ТАССРның атказанган ветеринария табибы, “Почёт Билгесе” ордены кавалеры;

В.Е.Ярухин (1965 елда туган) – юрист, милиция подполковнигы, хәрби хәрәкәтләрдә, Чернобыль АЭС авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша, төбәк тарихын өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе, 2 нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры.

Халык саны

1747 елда – 182 ир-ат;
1859 елда – 412,
1897 елда – 664,
1913 елда – 900,
1920 елда – 912,
1926 елда – 1056,
1938 елда – 1156,
1949 елда – 1190,
1958 елда – 1131,
1970 елда – 1311,
1979 елда – 1102,
1989 елда – 734,
2002 елда – 713,
2010 елда – 695,
2018 елда – 618 кеше (чуашлар).