Тарихы

1667 елдан Чаткас исеме белән мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына). Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Чепкас исеме белән телгә алына.

1720 еллардан халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1552 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Звезда авыл җирлеге составындае.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Трактор” колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.Азизов, башка мәгълүматлар буенча, Ш.Абдрахманов), Бөек Ватан сугышы елларында Молотов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 елда “Слава Сталину” колхозына (Хорновар-Шигали авылы) берләштерелә, 1954 елда кечерәйтү нәтиҗәсендә Хрущёв исемендәге колхоз булдырыла, 1958 елда “Ирек” колхозы итеп үзгәртелә, 1960 елда – “Правда” колхозы (Чепкас-Илмәт авылы), 1971 елда Ямашев исемендәге колхоз (Чепкас-Илмәт авылы). 1995–2005 елларда – Ямашев исемендәге күмәк предприятие. 2003 елдан “Восход” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2011 елдан “Ахметов М.С.” крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1992 елда – тугызъеллык, 2007 елда – башлангыч, 2012 елда башлангыч мәктәп – Хорновар-Шигали урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы итеп үзгәртелә (2013 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1993 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Нурания” татар фольклор коллективы, “Сандугач” хореография коллективы, “Дуслык” балалар хореография коллективы, “Нур” театр коллективы (барысы да – 1986 елдан), “Улыбка” балалар драма коллективы (1996 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

И.К.Латыпов (1956 елда туган) – спортчы, тренер, педагог, педагогика фәннәре докторы, РФнең физик культура һәм спорт отличнигы, мәгариф өлкәсендә Мәскәү Хөкүмәте бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 447,
1897 елда – 739,
1913 елда – 848,
1920 елда – 908,
1926 елда – 803,
1938 елда – 736,
1949 елда – 600,
1958 елда – 556,
1970 елда – 577,
1979 елда – 458,
1989 елда – 335,
2002 елда – 327,
2010 елда – 296,
2018 елда – 251 кеше (татарлар).