Тарихы

1710 елларда нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Беренче мәхәллә 1829 елга кадәр барлыкка килә, 1843 елда архитектор Плен проекты буенча яңа мәчет төзелә (1928–1929 елларда сүтелә һәм Кызыл Ялан авылына күчерелә). Икенче мәхәллә – 1868 елда (беренче имам-хатибы – И.Әхмәтов, мәчет 1871 елда корыла), өченче мәхәллә – 1898 елда (беренче имам-хатибы – Ш.Зөфәров, мәчет шул елда ук төзелә), дәртенче мәхәллә – 1910 елда (мәчет 1912 елда корыла), бишенче мәхәллә 1913 елда (мәчет шул елда ук төзелә) оештырыла; барлык мәчетләр 1939 елга кадәр ябыла, 2014 елда истәлек стеласы урнаштырыла.

XX йөз башында мәдрәсә, 7 тегермән, 2 ярма яргыч, 13 вак-төякләр кибете эшли, этап йорты урнаша. Авыл җәмәгатенең имана җире 5256 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Татар Талкышы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорында Тельман исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан авылда эреләндерелгән, шулай ук Кызыл Болгар, Кызыл Ялан, хәзер инде юкка чыккан Тубылгы авылларын берләштергән «Талкыш» колхозы үзәге урнаша. 1963–1987 елларда хуҗалык Жданов исеме белән атала. 1992 елдан авылда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1994–2004 елларда – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Алина» крестьян-фермер хуҗалыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Кулон» агрофирмасы» акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе, эшли.

Авыл үсешенә 1957–1978 елларда хуҗалыкны җитәкләгән, Ленин һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры С.С.Мөкминов (1925–2003, Кызыл Ялан авылында туган) зур өлеш кертә.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1974 елда урта мәктәп (шул ук елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1962 елдан), китапханә (1967 елдан, 1940 елларда уку өе буларак эшли башлый), балалар бакчасы (1986 елдан, хәзерге вакытта – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1952 елдан, элекке балалар бакчасы бинасында), «Сөләйман» (1992 елдан) һәм «Муса» (1998 елдан) мәчетләре бар, авыл тирәсендә Чагадай күле, Миңнулла бабай күле, Хиндия апа күле, Шәүкәт күле, Кызлар күле, Хәйдәр күле кизләүләре урнашкан.

Авыл янында археология истәлекләре – Татар Талкышы авыллыгы, Татар Талкышы I (XIV йөз кабер ташы сакланган «Таш билге») һәм II (1348 елгы кабер ташы сакланган) каберлекләре (барысы да – Алтын Урда чоры болгар ядкәрләре) табыла.

Күренекле кешеләре

У.Г.Гайнетдинов (1917–?) – хәрби фәннәр докторы, беренче ранг капитаны, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Байрак, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

А.А.Җиһаншин (1917–2015) – агроном-кырчылык белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, Кызыл Байрак, Александр Невский, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 178 ир-ат;
1859 елда – 2160,
1897 елда – 3071,
1908 елда – 3122,
1920 елда – 3216,
1926 елда – 2684,
1958 елда – 1524,
1970 елда – 754,
1979 елда – 637,
1989 елда – 499,
2002 елда – 528,
2010 елда – 482,
2021 елда – 450 кеше (татарлар).