Тарихы

1700 ел тирәсендә хәзерге Әлки районына кергән Татар Мулла Иле авылыннан күченеп килгән йомышлы татарлар морза Роман Кадрәк улы кенәз Мамин (чыганакта – Роман Кадряков сын князь Мамин), Габдрахман Тиңгилде улы Уразбәхтиев (Абдрахман Тингилдеев сын Уразбахтеев), Гомәргали һәм Котай Ишгали балалары Кырымовлар (Умралейка һәм Кутейка Ишалеевы дети Крымовы). Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ялтан, Чирүле Ялтан (Елтан, Служилая Елтань) исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту тарала.

Беренче мәхәлләнең мәчете 1830 елда төзелә. Икенче мәхәллә 1874 елда оештырыла (беренче имам-хатибы – С.Габделбәдыйгин), мәчет 1875 елда корыла, өченче мәхәллә 1887 елда барлыкка килә (беренче имам-хатибы – А.А.Урманчиев), мәчете шул ук вакытта төзелә (1937–1940 елларда барлык мәчетләр ябыла).

XX йөз башында «Гимадетдин» мәдрәсәсе, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 10 вак-төякләр кибете эшли; авыл җәмәгатенең мана җире 4150 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Изгар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Татар Ялтаны авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорында Татар Ялтаны МТСы, «Татарстан» (1929, беренче рәисе – Х.Кначуков), «Большевик» (1930, беренче рәисе – З.Закиров) колхозлары оештырыла. 1953 елда хуҗалыклар Сталин исемендәге колхозга берләштерелә. 1957 елдан авылда – «Алга» совхозы (1972 елдан анда үзәк утар урнаша, совхозга Изгар авылы да керә), 2005–2008 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли; шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары, икмәк пешерү йорты (2019 елдан) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1926 елда бинасы төзелә (1960 елда яна), 1965 яңа таш бина төзелә; соңрак урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елдан – башлангыч мәктәп (Татар Талкышы авылы мәктәбе филиалы).

Авылда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәп-интернаты (1970 елдан), балалар бакчасы (1982 елдан), мәдәният йорты (1980 елдан), китапханә (1952 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Татар Ялтаны I һәм II туктаулыклары (Буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.К.Әхмәдиев (1912–1991) – инженер-механик, Мәскәү вертолет заводының Казан филиалы директоры (1962–1967), СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Октябрь Революциясе, өч «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

Ш.Г.Әхмәдиев (1888–1930) – сәясәт эшлеклесе, язучы, Казан губернасы мөселманнары мәгариф комиссары (1918–1919), Төрекмәнстан АССРның мәгариф халык комиссары, ТАССРның мәгариф халык комиссары (1924–1926), Төркестан АССРның Үзәк Башкарма Комитеты, РСФСРның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты, ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты, СССРның Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы;

И.Н.Дияров (1929–2013) – техник фәннәр докторы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган фән эшлеклесе;

А.Р.Сабирҗанов (1983 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 145 ир-ат;
1859 елда – 1375,
1897 елда – 1997,
1908 елда – 2100,
1920 елда – 2660,
1926 елда – 2170,
1938 елда – 2069,
1949 елда – 1312,
1958 елда – 1076,
1970 елда – 1071,
1979 елда – 970,
1989 елда – 648,
2002 елда – 579,
2010 елда – 501,
2021 елда – 404 кеше (татарлар).