Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Хисаметдин әл-Мөслиминең XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында язылган «Тәварихы Болгарийә» әсәренә караганда, авылда мөселман әүлияләренең берсе, Биләр тавында җирләнгән шәех Мөхәммәд ибне Байтирәк туган. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл шулай ук Вершина речки Боганы исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту тарала.

Беренче мәхәллә 1845 елга кадәр оештырыла, 1883 елда яңа мәчет төзелә. Икенче мәхәллә 1906 елда барлыкка килә, мәчет шул ук вакытта төзелә (беренче имам-хатибы – Д.Мөхәммәтвәлиев), өченче мәхәллә 1907 елда оештырыла, мәчет 1907–1910 елларда корыла (беренче имам-хатибы – Н.Садретдинов).

XX йөз башында мәдрәсә, 4 тегермән, 2 ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2036 дисәтинә тәшкил итә.

Беренче бөтендөнья сугышы чорында авыл кулланучылар кооперативы төзелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Татар Баганалысы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – И.Мәхмүдов). 1950 елда аңа – Чулпан, 1958 елда Мордва Баганалысы авыллары керә; 1959 елда исеме «Дружба» колхозы дип үзгәртелә. 1992 елдан авылда – шул ук исемдәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001–2005 елларда – «Дуслык» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Чистопольские Зори» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык (1959 елда яңа бина төзелә), 1960 елда – сигезьеллык, 1971 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә), 1984 елда 320 урынлык типик яңа бинада урнаша; 1993 елда мәктәп каршында Э.М.Сөнгатуллина җитәкчелегендә авыл тарихы музее оештырыла.

Авылда мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1956 елдан), балалар бакчасы (1966 елдан, 2011 елдан – мәктәп бинасында), мәчет (1993 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Балтай чишмәсе», «Ибраһим бабай чишмәсе» кизләүләре бар.

Мәдәният йорты каршында татар милли көнкүреше музее (500 дән артык экспонат) эшли.

1943 елда авылда Куйбышев киностудиясе тарафыннан «Кадерле кунак» нәфис-документаль фильмы төшерелә.

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Исмәгыйлева (1963 елда туган) – журналист, төбәк тарихчысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.Г.Усманов (1945 елда туган) – полковник, Татарстан Республикасының атказанган юристы.

Халык саны

1782 елда – 167 ир-ат;
1859 елда – 905,
1897 елда – 1391,
1908 елда – 1631,
1920 елда – 1788,
1926 елда – 1504,
1938 елда – 1554,
1949 елда – 1135,
1958 елда – 934,
1970 елда – 1177,
1979 елда – 1070,
1989 елда – 779,
2002 елда – 690,
2010 елда – 680,
2021 елда – 419 кеше (татарлар).