Тарихы

XVIII йөз уртасында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новопоселённые Ключищи, Ключищи буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крестьяннар катлавына керә (алпавытлар арасында XVIII йөз ахырында – В.И.Суворов, XIX йөздә Н.С.Суворов, А.С.Сергеев, В.А.Албычева була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Поселок Рус Сарсазы авылының Покров чиркәве приходына карый. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 108 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Олы Талкыш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елдан поселокта – Суворов исемендәге (үзәк утары – Рус Сарсазы авылы), 1960 елдан «Большевик» (үзәк утары – Олы Талкыш авылы) эреләндерелгән колхозлары эшли.

Мәдәният

Поселок янында археология истәлекләре – Суворовка туктаулыгы (неолит һәм энеолит чорлары), Суворовка I һәм II авыллыклары (Имәнкискә культурасы) табыла.

Халык саны

1782 елда – 31 ир-ат;
1859 елда – 190,
1897 елда – 198,
1908 елда – 206,
1920 елда – 229,
1926 елда – 223,
1938 елда – 252,
1949 елда – 52,
1958 елда – 93,
1970 елда – 68,
1979 елда – 42,
1989 елда – 25,
2002 елда – 16,
2010 елда – 3,
2021 елда – 3 кеше (руслар).