- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Шонталы елгасының югары агымы буенда, Чистай шәһәреннән 32 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Югары Шонталы буларак та искә алына. XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөз башында анда морзалар Мортаза Янгилде улы Богданов (чыганакта – Муртаза Янгильдин сын Богданов), Нуркәй Сүнәй улы Чүрәев (Нуркей Сюняев сын Чюраев), Морат Кадыйргали (Кадрәк) улы Киреев (Мурат Кадралеев (Кадряков) сын Киреев), Акай Сүнәк улы Дәүләткилдиев (Акай Сюняков сын Девлеткилдеев), Сәет Йосыф улы Килдешев (Сеит Осипов сын Килдышев), Әсәнгали Тимергали улы Аганин (Асаналей Тимралеев сын Аганин) яшиләр. XVIII йөздә авылның бер өлешенә рус алпавытлары хуҗа була.
1860 елларга кадәр халкы крепостной крестьяннар (XVIII–XIX йөзләрдә алпавытлар арасында А.Второв, Стрелковлар, Ивановлар, А.Е.Ермолаева, Лебедевлар, С.Л.Драевский, Н.А.Мартьянова, Горскийлар, П.С.Назарова, Радкевичлар, Балахонцевлар, Чегодаевлар, Н.Я.Суворов, Смирнов, М.В.Зиновьева, Н.А.Сумарокова, Л.А.Губина, А.С.Мастинина, П.А.Буженинов булалар) һәм дәүләт крестьяннары (элекке йомышлы һәм керәшен татарлар) катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1832 елда биш вакыт намаз укыла торган мәчет төзелә, 1883 елда җамигъ мәчет итеп үзгәртелә (1939 елда ябыла).
Православие динендәгеләр хәзерге Алексеевск районына кергән Олы Кызылъяр авылының Казан Мәръям Ана иконасы чиркәве приходына карыйлар.
XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1903 елда 30 ир бала һәм 16 кыз бала укый), мәктәп, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1379 дисәтинә тәшкил итә.
Авылда химик А.М.Бутлеровның балачак еллары уза.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Кызылъяр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Гаделша авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү чорында «Красный Союз», «Строитель №2», «Красная Шенталка» колхозлары оештырыла. Соңрак «Новая жизнь» һәм «Чаткы» колхозлары эшли. 1959 елдан авылда – эреләндерелгән Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Татар Гаделшасы авылы), 1994–2004 елларда шул ук исемдәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.
Авылда клуб, мәчет бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Чирүле Шонталы I һәм II авыллыклары (болгар чоры) табыла.
1782 елда – 381 ир-ат;
1859 елда – 878,
1897 елда – 1165,
1908 елда – 1460,
1920 елда – 1447,
1926 елда – 1239,
1938 елда – 1067,
1949 елда – 686,
1958 елда – 613,
1970 елда – 516,
1979 елда – 324,
1989 елда – 132,
2002 елда – 88,
2010 елда – 57,
2021 елда – 33 кеше (татарлар – 87%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.