Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Покровское, Чистое Поле по речке Сарысаз исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке Иж һәм Вотка елгалары буенда урнашкан Кама казна тимерчелек-корал заводларына беркетелгән крестьяннар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, ям хезмәте, балта эше, тимерчелек һәм кирпеч сугу тарала.

Приход XVIII йөздә барлыкка килә. 1875–1879 елларда Казан архитекторлары П.И.Романов һәм В.П.Александров проекты буенча сәүдәгәр И.И.Стахеевның Алабуга хәйрия комитеты һәм приход халкы хисабына таш Покров чиркәве төзелә, 1907 елда үзгәртеп корыла (псевдобарокко стилендәге дини архитектура истәлеге; хәзер ярым җимерек хәлдә); чиркәүдә җирле халык тарафыннан хөрмәтләнгән «Скоропослушницы» Мәрьям Ана иконасы сакланган.

1883 елда җирле рухани Скворцов арендага алынган бинада чиркәү-приход мәктәбе ача, соңрак әлеге уку йорты земство мәктәбенә әверелә (1903 елда 57 ир бала һәм 9 кыз бала укый).

XX йөз башында 9 җил тегермәне, 2 тимерчелек, казна шәраб кибете һәм 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 4912,8 дисәтинә тәшкил итә.

1917 елда авыл тулысынча диярлек янгыннан зыян күрә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Олы Талкыш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорында «Смена» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда эреләндерелгән Суворов исемендәге колхозның (аңа шулай ук Суворовка поселогы да керә) үзәк утары урнаша, 1960 елдан – эреләндерелгән «Большевик» колхозы (үзәк утары – Олы Талкыш авылы), 1992 елдан – «Надежда» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үзәк утары – Олы Талкыш авылы), 2006 елдан – «Чистое Поле» агросәнәгать комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан «Чистопольская» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Рус Сарсазы торулыгы (неолит һәм энеолит чорлары), чокырлар һәм урлар белән камалган Рус Сарсазы шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы һәм болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

П.А.Миронов (1919–1945) – Советлар Союзы Герое, гвардия кече лейтенанты, танкка каршы артиллерия взводы командиры, Ленин, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры; аның исеме белән Чистай шәһәрендә бер урам аталган.

Халык саны

1782 елда – 231 ир-ат;
1859 елда – 1052,
1897 елда – 2051,
1908 елда – 2224,
1920 елда – 2116,
1926 елда – 1970,
1938 елда – 1762,
1949 елда – 865,
1958 елда – 542,
1970 елда – 341,
1979 елда – 225,
1989 елда – 117,
2002 елда – 53,
2010 елда – 27,
2021 елда – 29 кеше (руслар).