Тарихы

XIX йөз башында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт Аристовларның крепостной крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон язу тарала.

Поселок Актау авылының Покров чиркәве приходына карый. 1883 елда земство мәктәбе ачыла (1903 елда 27 ир бала һәм 8 кыз бала укый).

XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 385 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Чистай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красный Октябрь» колхозы оештырыла (1950 елда аңа шулай ук Агрокультура поселогы да керә). 1958 елдан поселокта шул ук исемдәге эреләндерелгән колхоз (үзәк утары – Актау авылы) эшли.

Мәдәният

Поселок янында археология истәлекләре – Николаевка IV табылдыгы (Буралы курган культурасы), Николаевка III табылдыгы һәм Николаевка I–III авыллыклары (болгар чоры) ачыклана.

Халык саны

1859 елда – 192,
1897 елда – 275,
1908 елда – 351,
1920 елда – 370,
1926 елда – 357,
1938 елда – 191,
1949 елда – 91,
1958 елда – 85,
1970 елда – 52,
1979 елда – 13,
1989 елда – 10,
2002 елда – 8,
2010 елда – 1,
2020 – 6 кеше (руслар – 50%, татарлар – 50%),
2021 елдан даими яшәүчеләр юк.