Тарихы

1678 елдан ясаклы татарлар тоорулыгы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сосновый Враг (Овраг), Наратлы исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке ясаклы һәм керәшен татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Мәхәллә 1845 елга кадәр оештырыла. 1909 елда 1880 елгы мәчет урынына яңа мәчет төзелә.

XX йөз башында ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1947 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Наратъелга авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Мәгариф» колхозы оештырыла. 1958 елда аңа Керәшен Наратлысы авылы кушыла. 1963 елдан авылда – «Красный Октябрь» (үзәк утары – Актау авылы) колхозы, 1985 елдан – бүленеп чыккан «Таң» колхозы, 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001 елдан «Наратлы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп – Мөслим урта мәктәбе филиалы (2007 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп), мәдәният йорты (1969 елгы бинада), китапханә (1956 елдан, хәзер – мәдәният йорты бинасында), «Таң» мәчете (1994 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Шаһияздан», «Кала башы» чишмәләре бар.

Мәдәнит йорты каршында 2000 елдан – музей, 2004 елдан «Балчык уенчык» декоратив-гамәли сәнгать студиясе (2014 елдан – халык студиясе, җитәкчесе – С.Ш.Сибгатуллина) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – урлар һәм чокыр белән камалган Наратъелга шәһәрлеге (җирле халыкта «Кала» дип атала), Наратъелга авыллыгы, кабер ташлы зират (барысы да – болгар чоры ядкәрләре) табыла.

Авыл үзәгендә болгар кабер ташы сакланган «Изгеләр өсте» урыны мәгълүм.

Күренекле кешеләре

Р.З.Закиров (1948 елда туган) – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе (2002–2020);

Ш.З.Закиров (1945–2012) – ТССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Камал исемендәге Татар академия театры директоры (1985 елдан);

Ф.Ш.Нуретдинов (1938 елда туган) – СССРның спорт остасы (ун төр ярыш), РСФСРның, СССРның атказанган тренеры (җиңел атлетика);

Л.Ф.Нуретдинова (1963 елда туган) – СССРның атказанган спорт остасы, йөгерү буенча 1991 елгы дөнья чемпионы, 1992 елгы Олимпия уеннары чемпионы;

К.З.Тимбикова (1937–2004) – язучы, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, туган авылында җирләнә (Иске Роман авылы мәктәбе каршында музее оештырыла, 2005 елда Үзәк район китапханәсе тарафыннан К.Тимбикова исемендә әдәби бүләк булдырыла);

Г.Х.Хәсәншина (1915–1986) – Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган табибы, Азнакай район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире (1954–1972).

Халык саны

1782 елда – 78 ир-ат;
1859 елда – 657,
1897 елда – 942,
1908 елда – 1044,
1920 елда – 993,
1926 елда – 787,
1938 елда – 800,
1949 елда – 967,
1958 елда – 449,
1970 елда – 385,
1979 елда – 297,
1989 елда – 260,
2002 елда – 318,
2010 елда – 239,
2021 елда – 222 кеше (татарлар).