- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Олы Бахта елгасының югары агымы буенда, Чистай шәһәреннән 30 км көньяктарак урнашкан
1710–1711 еллардан мәгълүм. XVIII йөз ахырында христианлык кабул иткән мәҗүси мордвалар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Красное Болото, Түбән Саурыш исемнәре белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган мордвалар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту һәм мичкә ясау тарала.
1874 елда земство мәктәбе ачыла (1903 елда 82 ир бала һәм 4 кыз бала укый). 1875 елда сәүдәгәр Д.И.Стахеев хисабына агач Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә (сакланмаган).
XX йөз башында фельдшер пункты, 5 тегермән, ярма яргыч, чәй, казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибетләре эшли, чәршәмбеләрдә базар уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 1973 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Татар Баганалысы авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү чорында «Победа №2» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда Вахитов исемендәге колхоз, 1959 елдан, исеме үзгәртелеп – «Дружба» колхозы (үзәк утары – Татар Баганалысы авылы), 1992–2001 елларда «Дуслык» күмәк авыл хуҗалыгы прекдприятиесе эшли.
1965 елга кадәр – сигезьеллык, 1970 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
2011 елда Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә.
1782 елда – 154 ир-ат;
1859 елда – 880,
1897 елда – 2000,
1908 елда – 2221,
1920 елда – 2201,
1926 елда – 1627,
1938 елда – 1446,
1949 елда – 1214,
1958 елда – 609,
1970 елда – 364,
1979 елда – 177,
1989 елда – 44,
2002 елда – 14,
2010 елда – 14,
2021 елда – 11 кеше (мордвалар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.