- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Куйбышев сусаклагычыннан 2 км ераклыкта, Чистай шәһәреннән 24 км көнчыгыштарак урнашкан
XIX йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Полянки, Кече Чытырчы исемнәре белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт Аристовларның крепостной крестьяннары була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Рус Сарсазы авылының Покров чиркәве приходына карый. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 386,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Чытырчы авыл җирлеге составында.
1933 елда «Красная звезда» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Е.А.Гаврилов). 1950 елдан авылда – эреләндерелгән Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Подколок авылы), 1962 елдан – «Восход», 1966 елдан – «Заветы Ильича» колхозлары, 1994–2001 елларда «Восход» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (барысының да үзәк утары – Чытырчы авылы) эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Кече Полянка шәһәрлеге һәм Кече Полянка авыллыгы (монголларгача чор болгар ядкәрләре) табыла.
В.П.Захаров (1953 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, профессор.
1859 елда – 79,
1897 елда – 209,
1908 елда – 243,
1920 елда – 264,
1926 елда – 222,
1949 елда – 161,
1958 елда – 157,
1970 елда – 114,
1979 елда – 83,
1989 елда – 47,
2002 елда – 27,
2010 елда – 9,
2019 елда – 2 кеше (руслар),
2021 елдан даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.