- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы поселок. Чистай шәһәреннән 4 км көнбатыштарак урнашкан
1931 елда нигезләнә. 2001 елга кадәр «Луч» җәнлекчелек совхозының үзәк утары поселогы дип атала.
Нигезләнгән вакыттан Чистай районында. Хәзер Чистай авыл җирлеге үзәге.
1931 елда 4 нче йорт куяннары үрчетү совхозы оештырыла. 1949 елда –«Чистопольский» җәнлекчелек совхозы, 1968 елда «Луч» җәнлекчелек совхозы итеп үзгәртелә. 1940 еллар ахырында – 1950 еллар башында чәшкеләр һәм ак төлкеләр үрчетү башлана; киң колачлы җитештерү объектлары, торак һәм социаль объектлар төзелеше җәелдерелә, совхоз алдынгы хуҗалыкка әверелә, СССР Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләрендә катнаша. 1980 еллар ахырында затлы мехлы җәнлекләрнең баш саны 13 меңгә җитә.
Поселок үсешенә хуҗалык җитәкчеләре Н.Б.Вәлиев (1967–1970), Б.Я.Красильников (1978–1983), Б.М.Трофимов (1983–1999) зур өлеш кертә.
1993 елда җәнлекчелек совхозы составына Агрокультура поселогы һәм Актау авылы керә. 1997 елда җәнлекчелек совхозы крестьян-фермер хуҗалыкларына бүленә. 1999 елдан поселокта – «Виктория», 2007 елдан «Луч» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.
1943 елда башлангыч мәктәп ачыла (1950 елдан – яңа бинада), 1985 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (типик кирпеч бина төзелә).
Авылда мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1969 елгы бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1968 елдан), «Солнышко» бабалар бакчасы (1971 елдан – махсус бинада, 2007 елдан – мәктәп бинасында), стадион (1983 елдан), универсаль спорт һәм хоккей мәйданчыклары бар.
2019 елга кадәр балалар сәнгать мәктәбе эшли (2004 елдан, 1992 елда Чистай шәһәре музыка мәктәбе филиалы буларак ачыла, 2001 елдан – музыка мәктәбе).
2019 елда чишмә төзекләндерелә.
Е.А.Прохоров (Гашев) (1959 елда туган) – рәссам, язучы, шагыйрь, автор-башкаручы.
1938 елда – 42,
1949 елда – 303,
1970 елда – 1490,
1979 елда – 1454,
1989 елда – 1441,
2002 елда – 1453,
2010 елда – 1343,
2021 елда – 1218 кеше (руслар – 54%, мөселман татарлар – 37%, керәшен татарлар – 5%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.