Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Починок Елтань по речке Наратле Илге буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган татарлар); 1903 елда авыл халкы арасында шулай ук чувашлар һәм 62 мөселман исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Хәзерге Аксубай районындагы Саурыш авылының Рождество чиркәве приходына карый. 1900 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1903 елда 23 ир бала һәм 2 кыз бала укый.

XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1903 елда 35 ир бала һәм 5 кыз бала укый), 2 тегермән, тимерчелек, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 585 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Чуаш Ялтаны авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Сигнал» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Чуаш Ялтаны авылы), 1957 елдан – «Алга» (үзәк утары – Изгар авылы), 1965–2000 елларда «Искра» (үзәк утары – Чуаш Ялтаны авылы) совхозлары эшли.

Мәдәният

2013 елда Россия яңа газап чигүчеләр һәм тәүбә китерүчеләр кәшәнәсе төзелә.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Керәшен Ялтаны туктаулыгы (Буралы курган культурасы), Керәшен Ялтаны I–IV авыллыклары һәм Керәшен Ялтаны шәһәрлеге (монголларгача чор болгар ядкәрләре) табыла.

Күренекле кешеләре

Д.В.Карликов (1941 елда туган) – генетик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;

Н.А.Савельев (1931–2016) –ТАССРның, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чистай районының «Йолдыз» совхозы директоры (1971–2000), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почет билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 64 ир-ат;
1859 елда – 296,
1897 елда – 517,
1908 елда – 617,
1920 елда – 678,
1938 елда – 397,
1949 елда – 350,
1958 елда – 325,
1970 елда – 249,
1979 елда – 177,
1989 елда – 58,
2002 елда – 11 кеше (мөселман татарлар – 64%, керәшен татарлар– 27%),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк,
2017 – 4 кеше.