Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда Ишәле авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан Чистай районында. 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Чуаш Ялтаны авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Канаш» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – эреләндерелгән Чапаев исемендәге колхоз (үзәк утары – Ишәле авылы), 1957 елдан – «Алга» (үзәк утары – Изгар авылы), 1965 елдан – «Искра» (үзәк утары – Чуаш Ялтаны авылы), 1989–2000 елларда «Колос» (үзәк утары – Ишәле авылы) совхозлары эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Кәрәкә Күле I–III авыллыклары, Кәрәкә Күле табылдыгы (монголларгача чор болгар ядкәрләре), Кәрәкә Күле торулыгы (Имәнкискә культурасы) табыла.

Халык саны

1938 елда – 123,
1949 елда – 145,
1958 елда – 112,
1970 елда – 104,
1979 елда – 63,
1989 елда – 36,
2002 елда – 5 кеше (чувашлар),
2010 елдан даими яшәүчеләр юк.