Тарихы

1940 елларда – 2001 елда Галактионов исемендәге совхозның Икенче бүлекчәсе дип атала.

XIX йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Спокойствие буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крестьяннар катлавына керә (алпавытлар арасында Колтовская, Л.И.Черкасова-Гладкова була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1880–1884 елларда авыл янында сезонлы рәвештә Сызрань-Печера асфальт заводлары һәм тау сәнәгате акционерлык җәмгыяте заводы эшли, ул Талкыш елгасы ярларында ачык ысул белән нефтьле-битумлы токымнар чыгара, алардан кайнатып алынган гудрон елга транспортына төялеп, Сызрань шәһәрендәге асфальт заводларына озатыла.

Авыл Булдырь авылының Рождество чиркәве приходына карый. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 260 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Галактионово-совхоз авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елдан авылда – Галактионов исемендәге совхоз (үзәк утары – Галактионов исемендәге совхоз поселогы, хәзер – Александровка авылы), 1994 елдан – шул ук авыл хуҗалыгы коммуналь унитар предприятиесе, 1997 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, с 2012 елдан – «Җүкәтау» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан – «Чистопольская» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда элек тулы булмаган урта мәктәп (1955–2004), балалар бакчасы (1955–2006), клуб (1958–2004), медпункт (1960–2014) эшли.

Авыл янында дәвалау өчен әһәмиятле күкертле водородлы чишмәләр һәм ләмнәр бар.

Юкка чыккан Змиево-Новосёлки авылы урынында «Талкыш манарасы» мәдәни мирас объекты – 1847 елда төзелгән голланд тибындагы таш тегермән сакланган.

Халык саны

1859 елда – 35,
1897 елда – 120,
1908 елда – 129,
1920 елда – 112,
1926 елда – 125,
1938 елда – 346,
1949 елда – 325,
1958 елда – 382,
1970 елда – 429,
1979 елда – 323,
1989 елда – 213,
2002 елда – 143,
2010 елда – 92,
2021 елда – 90 кеше (руслар – 92%, татарлар – 8%).