Тарихы

1670 елларда татарлар яшәгән Чытырык торулыгы урынында ясаклы рус крестьяннары авылы буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук беренче, икенче (Иске), 3 нче (Хилиновка) (Яңа) Чытырчы исемнәре белән дә искә алына. XVIII йөзнең беренче яртысында алпавытлар К.Д., В.А., И.С. Аристовлар биләмәсенә күчә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт (XVIII йөздә алпавытлар арасында – А.С.Аристов, Масловлар, А.Чемодуров, XIX йөздә Аристовлар, Рымникскийлар, В.Санаев, Стрижевскийлар, Рыбушкин, С.А.Лебедев, Озеров, М.И.Юшкова, Лукьяновлар, Н.И.Михайлова, А.Ф.Седиккина булалар) һәм җибәрелгән алпавыт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту тарала.

Авыл Булдырь авылының Рождество чиркәве приходына карый.

1892 елда җирбиләүче А.Н.Стрекалова хисабына башлангыч училище ачыла.

XX йөз башында авылда җирбиләүчеләр П.К. һәм А.К. Буличлар яши, П.К.Буличның кызы – танылган революционер В.П.Булич-Брауде килгәләп йөри, Казан Богородица чиркәве, 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 652,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер – Чытырчы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда – хезмәт коммунасы, 1932 елда «Заветы Ильича» колхозы (беренче рәисе – Н.С.Лазарев) оештырыла. Хилиновкада «Красная Горка» колхозы эшли. 1950 елдан авылда – эреләндерелгән Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Подколок авылы), 1962 елдан – эреләндерелгән «Восход» колхозы (авылда үзәк утар урнаша, хуҗалыкка шулай ук Борнаш, Кече Полянка, Подколок авыллары керә), 1966 елдан – «Заветы Ильича» колхозы (авылда үзәк утар урнаша, хуҗалыкка шулай ук Борнаш, Кече Полянка, Подколок, 1970 елга кадәр Булдырь һәм Змеево авыллары керә), 1994 елдан – «Восход» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан – «Йолдыз» авыл җитештерү кооперативы, 2006 елдан – «Чистое поле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2012 елдан – «Җүкәтау» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан «Чистопольская» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1939 елда Булич йортында мәктәп ачыла, 1967 янган бинасы урынына сигезьеллык мәктәпнең яңа бинасы төзелә, 1988 елдан – урта, 2011 елдан – башлангыч мәктәп – Йолдыз поселогы урта мәктәбе филиалы.

Авылда мәдәният йорты (клуб 1954 елда эшли башлый, 1968 елда яңа бина төзелә), китапханә (1959 елдан), балалар бакчасы (1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1960 елдан) бар.

2005 елда элекке колхоз идарәсе бинасында Изге Богородица храмы гыйбадәтханәсе ачыла, 2012 елда чиркәү гөмбәзе урнаштырыла. 2013 елда Рождество Пресвятой Богородицы гыйбадәт йорты ачыла.

1988 елда мәдәният йорты каршында «Родные напевы» рус җыры ансамбле оештырыла (2018 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – В.А.Потасьева), төбәкне өйрәнү музее эшли.

Халык саны

1782 елда – 171 ир-ат;
1859 елда – 298,
1897 елда – 536,
1908 елда – 548,
1920 елда – 647,
1926 елда – 618,
1938 елда – 643,
1949 елда – 387,
1958 елда – 338,
1970 елда – 188,
1979 елда – 312,
1989 елда – 349,
2002 елда – 330,
2010 елда – 312,
2021 елда – 277 кеше (руслар).