- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Талкыш елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 34 км көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөз башыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Дмитриевское, Түбән Талкыш исемнәре белән дә искә алына. 1704–1711 еллардагы башкорт-татар күтәрелешендә катнашучылар һөҗүменә дучар була.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке Оренбург губернасындагы Вознесение бакыр кою заводына беркетелгән ясаклылыр). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Православие приходы авыл нигезләнгән чорда оеша. 1878 елда приход халкы хисабына таштан Изге Дмитрий Солунский чиркәве төзелә (1939 елда ябыла, соңрак сүтелә, 2014 елда аның урынында истәлекле стела урнаштырыла).
1885 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 50 ир бала һәм 9 кыз бала укый).
XX йөз башында 2 җил тегермәне, 3 тимерчелек, ярма яргыч, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1414,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Олы Талкыш авыл җирлеге үзәге.
1929 елда «Красный Толкиш» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Першин). Соңрак ул 1930 елда оештырылган «Борьба за урожай» колхозына (беренче рәисе – А.И.Тимофеев) кушыла.
1956 елдан авылда – «Россия», 1960 елдан – эреләндерелгән «Большевик» (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Кызылъяр, Рус Сарсазы, Каратаевка авыллары, Суворовка поселогы керә) колхозлары, 1992 елдан – «Надежда» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан –«Чистое Поле» агросәнәгать компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан «Чистопольская» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп – Кызылъяр тулы булмаган урта мәктәп филиалы (1949 елгы бинада; 2016 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп, 2005 елда Советлар Союзы Герое П.И.Гаврилов исеме бирелә, мәктәп бинасына Герой истәлегенә мемориаль такта урнаштырыла; 2003 елда мәктәп каршында авыл тарихы музее оештырыла) мәдәният йорты (1969 елдан), китапханә (1937 елда уку өе буларак эшли башлый), «Теремок» балалар бакчасы (1986 елдан, 2013 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан – модуль бинада) бар.
2008 елда Николай Чудотворец гыйбадәтханәсе ачыла. Мәдәният йорты каршында «Сударушка» рус җыры ансамбле эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Олы Талкыш I һәм II авыллыклары (монголларгача чор болгар ядкәрләре), Олы Талкыш торулыгы (Буралы курган культурасы) табыла.
П.И.Гаврилов (1907–1989) – очучы, гвардия майоры, Советлар Союзы Герое;
В.В.Кириллов (1944 елда туган) – хирург-онколог, Татарстан Республикасының атказанган табибы;
М.Ф.Обманщин (1968 елда туган) – рәссам.
Авыл белән күренекле язучы В.А.Шенталинскийның (1939–2018) тормышы бәйле.
1782 елда – 297 ир-ат;
1859 елда – 1116,
1897 елда – 1923,
1908 елда – 2298,
1920 елда – 2234,
1926 елда – 1976,
1938 елда – 1800,
1949 елда – 1005,
1958 елда – 807,
1970 елда – 780,
1979 елда – 745,
1989 елда – 487,
2002 елда – 444,
2021 елда – 310 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.