- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Лениногорск–Чирмешән автомобиль юлы буенда, Чирмешән авылыннан 7 км көнчыгыштарак урнашкан
1730 елларда нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире (Түбән Чыгтай авылын да кертеп) 3165 дисәтинә тәшкил итә.
XX йөз башында авылда мәчет була.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Иске Үтәмеш авыл җирлегендә.
1931 елда авылда “Кызыл Нур” колхозы оештырыла. 1950 елдан Жданов исемендәге колхозда (үзәк утары – Түбән Чыгтай авылы). 1988 елда ике мөстәкыйль хуҗалыкка “Маяк” (үзәк утары – Югары Чыгтай авылы) һәм “Ватан” колхозларына (үзәк утары – Түбән Чыгтай авылы) бүленә. 1996 елда “Маяк” колхозы “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2002 елда аның “Ватан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы белән берләшүе нәтиҗәсендә “Чыгтай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы оештырыла. 2003 елда Югары Чыгтай авылы “Таң” күмәк предприятиесенә (Иске Үтәмеш авылы), Түбән Чыгтай авылы “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ассоцияциясенә керә.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп (2014 елдан Чирмешән лицее филиалы), мәдәният йорты (1970 елдан), китапханә (1973 елдан башта элеккеге мәчет бинасында уку өе буларак эшли; 2005 елда аның каршында татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше кече мәйданлы музее оештырыла), мәчет (1995 елдан), төзекләндерелгән “Әчеле” чишмәсе бар.
Мәдәният йорты каршында “Тургай” фольклор ансамбле (2017 елдан), “Өмет” театр коллективы (2021 елдан) эшли.
И.И.Биктаһиров (1951 елда туган) – җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты;
Г.С.Дәүләтшин (1921–1985) – партия эшлеклесе, КПССның Минзәлә район комитетының беренче секретаре (1961–1962), беренче, икенче дәрәҗә Ватан сугышы (ике тапкыр), Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;
З.Г.Кәримов (1941 елда туган) – партия эшлеклесе, КПССның Аксубай район комитетының беренче секретаре (1978–1988), “Почет билгесе” ордены кавалеры.
1889 елда – 837,
1897 елда – 903,
1920 елда – 1206,
1926 елда – 694,
1949 елда – 763,
1958 елда – 586,
1970 елда – 562,
1979 елда – 466,
1989 елда – 276,
2002 елда – 270,
2010 елда – 213,
2020 елда – 210 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.