Тарихы

1730 елларда (башка мәгълүматлар буенча, XVII йөзнең икенче яртысында) нигезләнә, 1940 елларга кадәр Киреметь Тридцать Дубов исеме белән дә искә алына. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, 3 су тегермәне, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2655,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Ульяновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. 1946 елда Ворошилов исемендәге колхоз (составында Нагорный поселогы булган) Ворошилов исемендәге, “Нагорный” (Нагорный поселогы) колхозларына бүленә. 1951 елда Ворошилов исемендәге колхозда. 1957 елда аңа Куйбышев исемендәге (Сосновка авылы), “Юлдаш” (Девичья Поляна авылы), “Радио” (Саминовка авылы) колхозлары кушылганнан соң, берләштерелгән XXII партсъезд исемендәге колхоз (үзәк утары – Ульяновка авылы) барлыкка килә. 1971 елда – яңадан Ворошилов исемендәге колхоз. 1996 елда Ворошилов исемендәге крестьян хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе итеп үзгәртелә. 2002–2007 елларда “Ворошилов” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005–2016 елларда “Ульяновка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2008–2017 елларда “Иванов Ю.С.” крестьян-фермер хуҗалыгы.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1914 елда авылда дүрт сыйныфлы башлангыч училище була, совет властеның беренче елларында аның җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1948 елда – сигезьеллык (1988 елда яңа бинада), 1990 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1958 елда клуб буларак, 1967 елда яңа бинада), китапханә (1930 еллардан уку өе буларак, 1967 елдан мәдәният йорты бинасында), “Звездочка” балалар бакчасы (2016 елдан, 1985–1990 елларда “Солнышко” балалар бакчасы эшли), фельдшер-акушерлык пункты (1930 еллардан, 2016 елдан яңа бинада), Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве бар (2002 елдан чиркәү территориясендә Казан Изгеләренә һәйкәл куелган).

Мәдәният йорты каршында “Юрай” (2006 елдан), “Непоседы” (2010 елдан) вокаль, “Уяв”, “Рождество” (икеседә – 2006 елдан) фольклор ансамбльләре, “Росинки” (2009 елдан) бию, “Буратинка” (2009 елдан), “Нарспи” театр коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Ульяновка I, II авыллыгы (Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

М.И.Игнатьев (1898–1951) – табиб, “Бәкер” шифаханәсен оештыручы, Ленин ордены кавалеры;

М.П.Михеев (1933–1971) – физика-математика фәннәре кандидаты;

А.Д.Проськин (1933 елда туган) – геология-минералогия фәннәре кандидаты;

Е.В.Сидиряков (1958 елда туган) – техник фәннәр кандидаты. 

Халык саны

1782 елда – 106 ир-ат;
1859 елда – 752,
1897 елда – 1164,
1908 елда – 1210,
1920 елда – 1348,
1926 елда – 930,
1949 елда – 538,
1958 елда – 403,
1970 елда – 538,
1979 елда – 441,
1989 елда – 343,
2002 елда – 322,
2010 елда – 338,
2020 елда – 330 кеше (чувашлар).