- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Олы Сөлчә елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 29 км көнбатыштарак урнашкан
1700 еллар тирәсендә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында волость идарәсе урнаша; Рождественский чиркәве, земство мәктәбе (1872 елда ачыла), фельдшер пункты, волость банкы, су һәм җил тегермәне, ярма яргыч, тимерчелек, май язу йорты, 2 сыраханә, казна шәраб, 5 вак-төякләр кибете була, сишәмбе саен базар эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 4374,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Иске Котыш авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Ленинск” колхозы оештырыла. 1951 елда “Ленинск”, “Красный Маяк”, “Урожай” (Яңа Котыш авылы) һәм “Красная Поляна” (Красная Поляна авылы) колхозлары кушылу нәтиҗәсендә Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Котыш авылы) барлыкка килә, 1965 елда Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.
1996 елдан Чапаев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005–2010 елларда “Котыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2017 елдан “Тепсуркаев В.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1912 елда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1953 елда – сигезьеллык, 1967 елда – урта, 2013 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә (1984 елдан яңа бинада).
Мәдәният йорты (1976 елдан яңа бинада), китапханә (1958 елдан, 1924 елдан уку өе буларак ачыла), табиб амбулаториясе (2013 елдан яңа бинада), Троица Живоначальная чиркәве (2013 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Черёмушки”(1976 елдан), “Журавушка” вокаль (1976 елдан), “Лёмзёр” фольклор ансамбльләре, “Добрые молодцы” гаилә квартеты (барсыда – 2013 елдан) эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Иске Котыш туктаулыгы (Буралы курган культурасы) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.