Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм (тарихчы В.Д.Дмитриев фаразлаганча 1560–1570 елларда нигезләнә). Революциягә кадәрге чыганакларда Киве-Шерушкеял исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (Яңа Cерёжкино авылы белән бергә) 2458 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Кармалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1939 елның 22 июленнән – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Иске Үтәмеш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Память Кирова” колхозы оештырыла. 1954 елда “Память Кирова” һәм “Үтәмеш” (Иске Үтәмеш авылы) колхозлары Куйбышев исемендәге (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) колхозга берләштерелә, 1958 елда берләштерелгән Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) барлыкка килә. 1960 елларда XXII партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

1989 елда ике мөстәкыйль XXII партсъезд исемендәге (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы, хуҗалыкка шулай ук Иске Серёжкино авылы да керә) һәм К.Маркс исемендәге (үзәк утары – Урманасты Үтәмеш авылы) хуҗалыкларга бүленә. 1994 елда XXII партсъезд исемендәге колхоз “Таң” күмәк предприятиесе була (аңа Югары Чыгтай авылы керә). 2008 елда ябыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (барсы да – 2014 елдан күпфункцияле үзәк бинасында) бар.

Мәдәният йорты каршында “Новые ростки” вокаль, “Сене хунавсем” фольклор ансамбльләре (икеседә – 2014 елдан) хезмәт күрсәтә.

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 210,
1889 елда – 337,
1910 елда – 369,
1920 елда – 369,
1926 елда – 347,
1938 елда – 363,
1949 елда – 369,
1958 елда – 345,
1970 елда – 414,
1979 елда – 294,
1989 елда – 161,
2002 елда – 121,
2010 елда – 103,
2020 елда – 98 кеше (чувашлар).