- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Чишмә елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 19 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1734–1735 елларда Кама аръягы чик сызыгы Шешминка фельдшанецы буларак нигезләнә. Беренче булып Шешминка һәм Алексеевск ландмилиция полклары солдатлары, 1753 елдан соң имана җирләре һәм башка ташланмалар алган отставкадагы (игенче) солдатлар килеп урнаша.
1831 елда җирле халык хәрбиләрдән дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә. 1837–1841 еллардагы П.Д.Киселёв реформасыннан соң, 1843–1847 елларда халыкның күбесе элеккеге игенче солдатлар ташламалар сакланган Урал елгасы буена күченә. Буш җирләргә дәүләт крестьяннары килеп утыра. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, чүлмәк, тәгәрмәч ясау, күн эшкәртү.
1821 елда Дмитрий Солунский чиркәве төзелә, 1866–1871 елларда кирпечтән салына (1930 елларда җимерелә, өлешчә сакланган; классицизм элементлары өстенлек иткән кирпеч электикасы стилендәге дини архитектура истәлеге; торгызыла һәм 2019 елда ачыла).
XX йөз башында чиркәү, Халык мәгарифе министрлыгы һәм чиркәү-приход мәктәпләре (1862 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 1894 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә), су тегермәне, күн заводы эшли; шимбә базары үткәрелә. Авыл җәмәгатенең имана җире 4301 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Шешминка авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Прожектор” колхозы оештырыла (аңа шулай ук Нагай поселогы, Павловка авылы керә), 1943 елда “Прожектор” һәм “Дружба” хуҗалыкларына бүленә, 1950 елда кабат “Прожектор” колхозына берләштерелә. 1963 елда аңа “Путь к коммунизму” (үзәк утары – Мордва Афонькәсе авылы һәм ЧуашАфонькәсе авылы керә), “40 лет Октября” (үзәк утары – Андреевка авылы) колхозлары кушыла.
1965 елда Мордва Афонькәсе һәм Чуаш Афонькәсе авыллары яңадан аерылып “Восход” колхозын оештыралар. 1986 елда “Прожектор” колхозыннан Андреевка авылы мөстәкыйль “Андреевский” совхозына (үзәк утары – Андреевка авылы) аерылып чыга. 1996 елдан “Прожектор” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 1999 елда “Андреевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы белән берләштерелә, 2011 елда хуҗалык ябыла.
Хәзер авылда “Андреевка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2009 елдан), “Бесчастнов А.В.” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Пай җирләре “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә арендага бирелә.
Авыл территориясендә “Чирмешән урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Шешминка участок урманчылыгы эшчәнлек күрсәтә (1991 елдан, 1931–1991 елларда Кәләй урман сәнәгате хуҗалыгында) 12990 га мәйданны били.
1917 елгы революциягә кадәр авылда кирпеч заводы (хуҗасы – К.Ф.Хлопунов) эшли.
1937 елда крестьян яшьләр мәктәбе ачыла, 1953 елда – урта (1985 елда яңа бина төзелә). 2014 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1993 елда мәктәп каршысында туган якны өйрәнү музее (нигезләүчесе – Д.К.Козлов) оештырыла.
Мәдәният йорты (1963 елдан), “Солнышко” балалар бакчасы (1976 елдан, 2016 елдан мәктәп каршында мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме буларак эшләп килә), китапханә (1952 елдан), табиб амбулаториясе бар (2010 елдан, 2013 елдан яңа бинада; 1959 елда участок хастаханәсе буларак ачыла).
Мәдәният йорты каршында “Ой, калина” үзешчән сәнгать коллективы эшчәнлек күрсәтә.
Авыл янында археология истәлекләре – Иске Шешминка каберлеге (гомумболгар ядкәре) табыла. Авыл территориясендә Кама аръягы чик сызыгының кальга корылмалары калдыклары ачыклана.
И.Н.Конев (1898–1983) – Бөек Ватан сугышында катнаша, генерал-майор, Советлар Союзы Герое, Ленин (өч тапкыр), Кызыл Байрак (дүрт тапкыр) икенче дәрәҗә Суворов, икенче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Чирмешән авылының Геройлар аллеясында аңа бюст куелган, кадетлар мәктәбе аның исеме белән йөртелә;
А.А.Супонинский (1978 елда туган) – хәрби, РФ Герое, 2007 елда Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбенә аның исеме бирелә, Чирмешән авылының Геройлар аллеясында аңа бюст куелган.
1780 елда – 1347,
1859 елда – 930,
1889 елда – 1542,
1897 елда – 2056,
1910 елда – 2389,
1920 елда – 2268,
1926 елда – 1893,
1949 елда – 1628,
1958 елда – 1411,
1970 елда – 1197,
1979 елда – 851,
1989 елда – 605,
2002 елда – 471,
2010 елда – 380,
2020 елда – 364 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.