- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Чишмә елгасының сул кушылдыгы буенда, Чирмешән авылыннан 21 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Чирмешән волостена керә.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Шешминка авыл җирлегендә.
1930 елда авыл “Прожектор” колхозына (үзәк утары – Шешминка авылы) керә. 1996 елдан “Прожектор” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 1999 елдан “Андреевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы белән кушыла, 2011 елда хуҗалык таркала. Пай җирләре “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә арендага бирелә.
1926 елда – 145,
1949 елда – 119,
1958 елда – 118,
1970 елда – 114,
1979 елда – 84,
1989 елда – 45,
2002 елда – 21,
2010 елда – 14,
2020 елда – 5 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.