Тарихы

1740 елларга кадәр нигезләнә.1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1774 елда Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге Крестьяннар кузгалышы вакытында авыл янында баш күтәрүчеләр (җитәкчеләре старшина Черняев) һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында сугыш була.

XX йөз башында 3 мәчет, мәктәп, тегермән, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1829 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май районы үзәге (1938 елга кадәр), 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Түбән Кәминкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ирек” колхозы оештырыла. 1950 елдан берләштерелгән “Татарстан” колхозында (үзәк утары – Түбән Кәминкә авылы, аңа шулай ук юкка чыккан Иншар авылы да керә, 1958 елда – “Алга” колхозы (Кармыш авылы), 1965 елда Кармыш авылы мөстәкыйль “Алга” колхозына аерыла), 1996 елдан “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005 елдан “Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан “Черемшан Агроуслуги” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1963 елда – сигезьеллык (1970 елдан яңа бинада), 1993 елда – урта, 2010 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – М.З.Закирова) эшли.

“Умырзая” балалар бакчасы (2001 елдан, хәзер мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1979 елдан яңа бинада, моңа кадәр клуб эшли), китапханә (1930 елдан уку өе буларак, 1956 елдан хәзерге статуста, 1979 елдан мәдәният йорты бинасында), табиб амбулаториясе (2020 елдан), мәчет (1993 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшьлек” хореография (2007 елдан), “Йолдыз” театр (2009 елдан), “Сөмбелә” вокаль (2011 елдан), “Ак калфак” фольклор (2018 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында 20 гә якын, шул исәптән төзекләндерелгән “Урта кизләү” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

М.Р.Лотфуллин (1965 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 152 ир-ат;
1859 елда – 1260,
1897 елда – 1637,
1908 елда – 1532,
1920 елда – 2205,
1926 елда – 861,
1949 елда – 773,
1958 елда – 873,
1970 елда – 1098,
1979 елда – 889,
1989 елда – 583,
2002 елда – 519,
2010 елда – 518,
2020 елда – 508 кеше (татарлар).