Тарихы

1730 елларда яшәгән чукынмаган мордва һәм яңа чукынган чувашлар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Новое Афонькино исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша; земство һәм чиркәү-приход мәктәпләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2728 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер –Мордва Афонькәсе авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ильич исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда “Путь к коммунизму” колхозы итеп үзгәртелә, аңа “Ишлинка” колхозы (Чуаш Афонькәсе авылы) (үзәк утары – Мордва Афонькәсе авылы) кушыла, 1959 елда “Новый путь” колхозында (үзәк утары – Лагерка авылы), 1965 елда авыл – мөстәкыйль “Восход” колхозы үзәк утары. 1996 елдан – “Восход” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Митяев” һәм “Варкичев” крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1944 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 2001 елда – тулы булмаган, 2008 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла.

Мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә (1938 елдан уку өе буларак, элеккеге чиркәү бинасында урнаша; 1969 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Умарина” фольклор ансамбле (1962 елдан, 2002 елда халык ансамбле, оештыручысы – В.И.Данилин) хезмәт күрсәтә.

Авылда төзекләндерелгән “Лисьма пря” (изге чыганак), “Нурай” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

П.А.Цаплин (1906–1937) – Испаниядәге Гражданнар сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 272 ир-ат;
1859 елда – 673,
1870 елда – 542,
1889 елда – 995,
1910 елда – 1211,
1920 елда – 1312,
1926 елда – 972,
1949 елда – 594,
1958 елда – 626,
1970 елда – 636,
1979 елда – 491,
1989 елда – 283,
2002 елда – 190,
2010 елда – 122,
2020 елда – 98 кеше (мордвалар).