Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Черемшанский Косогор, Хорватка исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1549 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Югары Кармалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Чирмешән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный партизан” колхозы оештырыла. 1962 елдан “Красный Октябрь” колхозында (үзәк утары – Чирмешән авылы). 1992 елда “Красный Октябрь”(үзәк утары – Чирмешән авылы), “Чирмешән” (үзәк утары – Чирмешән авылы), “Казанка” (үзәк утары – Казанка авылы) колхозларына бүленә.

1993 елда “Казанка” колхозы “Казанка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясе итеп үзгәртелә. 1997 елда “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясенә кушыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл территориясендә “Чирмешән урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Казанка участок урманчылыгы эшли (1991 елдан, 1931–1991 елларда Аксубай урман сәнәгате хуҗалыгында, 2003 елга кадәр “Чирмешән урманчылыгы” дип атала), 10304 га мәйданны били.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң башлангыч мәктәп ачыла, 2012 елдан беренче Чирмешән мәктәбе филиалы, 2018 елдан – башлангыч мәктәп – балалар бакчасы.

Клуб (2014 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), китапханә (1953 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан, күпфункцияле үзәк бинасында), Казан Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2013 елдан) бар.

Клуб каршында “Деревенька” вокаль ансамбле (2008 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Казанка табылдыгы (Буралы курган һәм Имәнкискә культуралары), Казанка I авыллыгы (монголларга кадәрге болгар ядкәре), Казанка II авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Казанка III авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Казанка I, II торулыгы (Имәнкискә культурасы) табыла.

Халык саны

1886 елда – 580,
1889 елда – 712,
1910 елда – 837,
1920 елда – 750,
1926 елда – 661,
1949 елда – 411,
1958 елда – 454,
1970 елда – 494,
1979 елда – 181,
1989 елда – 181,
2002 елда – 208,
2010 елда – 192,
2020 елда – 192 кеше (руслар – 73%).