Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, йон-тукыма ману тарала. 1859 елгы чыганаклар буенча авылда мәчет була.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1200 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Кармыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла. 1958 елдан берләштерелгән “Татарстан” колхозында (үзәк утары – Түбән Кәминкә авылы), 1965 елдан яңадан мөстәкыйль “Алга” колхозы (үзәк утары – Кармыш авылы), 1996 елдан “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007–2017 елларда “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, “Гатин Д.М.” һәм “Фәтхетдинов И.И.” крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1941 елда – башлангыч, 1947 елда – җидееллык, 1964 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1982 елда – урта  (яңа бинада), 2013 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2015 елдан Б.Г.Габдрахманов исемен йөртә. 1984 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Ф.Вәлиуллина) эшли.

Авылда “Миләшкәй” балалар бакчасы (1976 елдан), мәдәният йорты (1969 елдан башта клуб була), китапханә (1954 елдан, 1938 елдан уку өе буларак, 1969 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2021 елдан яңа бинада), “Мөзәянә” мәчете (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Былбыл” вокаль, “Яшьлек” бию, “Йолдыз” яшьләр театры коллективлары эшли.

Авылга якын төзекләндерелгән “Кизләү” чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлеге – Кармыш өелмәсе (гомумболгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

Б.Г.Габдрахманов (1912–1944) – Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, авылда бюсты урнаштырылган, мәктәп аның исемен йөртә;

Д.И.Нуретдинов (1978 елда туган) – техник фәннәр кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 74 ир-ат;
1859 елда – 678,
1897 елда – 1305,
1908 елда – 1543,
1920 елда – 1559,
1926 елда – 1000,
1949 елда – 650,
1958 елда – 589,
1970 елда – 687,
1979 елда – 551,
1989 елда – 390,
2002 елда – 381,
2010 елда – 372,
2020 елда – 320 кеше (татарлар).