Тарихы

1730 елларда нигезләнә. Ишлинка исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1061 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Ишлинка” колхозы оештырыла. 1950 елда “Путь к коммунизму” колхозына (үзәк утары – Мордва Афонькәсе авылы) кушыла, 1959 елдан “Новый путь” колхозында (үзәк утары – Лагерка авылы), 2002 елдан “Новый путь” күмәк предприятиесе эшли. 2009 елдан “Лагерка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 293,
1889 елда – 373,
1910 елда – 382,
1920 елда – 405,
1926 елда – 175,
1949 елда – 207,
1958 елда – 208,
1970 елда – 201,
1979 елда – 163,
1989 елда – 126,
2002 елда – 89,
2010 елда – 66,
2020 елда – 59 кеше (чувашлар).