- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Чишмә елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 21 км көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кирлегәч, Глазово исемнәре белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XVIII йөзнең икенче яртысында авыл янында Глазовның бакыр эретү заводы урнаша (авылның бер исеме шуннан килеп чыккан), җирле крестьяннар аңа беркетелгән була. Авылның икенче хуҗалары князь Оболенскийлар рус крестьяннары китереп утырта.
1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 85 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Кармалысы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Шешминка авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “8 Март” колхозы оештырыла. 1951 елда Г.Маленков исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1956 елда авыл – “40 лет Октября” колхозы үзәк утары (хуҗалыкка шулай ук Павловка, юкка чыккан Софьевка авыллары, Нагай поселогы керә). 1963 елдан “Прожектор” колхозында (үзәк утары – Шешминка авылы).1986 елдан авыл – мөстәкыйль “Андреевский” совхозында.
1996 елда “Андреевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 1999 елда “Прожектор” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (Шешминка авылы) белән берләштерелә, 2011 елда хуҗалык таркала. 2006–2015 елларда ”Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Пай җирләре “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә арендага бирелә.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.
2012 елга кадәр башлангыч мәктәп, мәдәният йорты (1999 елдан, башта клуб була; 2017 елда яңа бина төзелә), китапханә (1952 елга кадәр уку өе буларак эшли, элеккеге клуб бинасына урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (1966 елдан, 2021 елдан яңа бинада) бар.
Мәдәният йорты каршында “Ручеек” вокаль ансамбле (1999 елдан) эшли.
1859 елда – 445,
1897 елда – 332,
1920 елда – 459,
1926 елда – 414,
1949 елда – 334,
1958 елда – 206,
1970 елда – 159,
1979 елда – 111,
1989 елда – 137,
2002 елда – 125,
2010 елда – 90,
2020 елда – 81 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.