Тарихы

1730 еллардан мәгълүм. Бер фараз буенча хәзерге Чүпрәле районы авылларыннан күченгән чуваш крестьяннары тарафыннан нигезләнә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2327 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Ивашкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда аңа “Ивашкино” колхозы (Ивашкино авылы) керә, 1963 елда аңарга Чапаев исемендәге колхоз (Күтәмә авылы) кушыла, 1995 елдан Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2006–2011 елларда “Аккиреево” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда башлангыч мәктәп була, 1949 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1972 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә). 1973 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – В.Л.Солинцев) ачыла.

“Алёнушка” балалар бакчасы (1992 елдан), мәдәният йорты (1971 елдан), китапханә (1930 елларда уку өе буларак, 1954 елдан яки 1965 елдан хәзерге статуста, 1971 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), Изге Василий Великий чиркәве (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Салкус” чуваш фольклор (2000 елдан, 2018 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Л.Д.Квакова), “Хавас” ирләр вокаль (2004 елдан) ансамбльләре эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Акрель” чишмәсе бар.

Халык саны

1782 елда – 163 ир-ат;
1859 елда – 982,
1897 елда – 1507,
1908 елда – 1689,
1920 елда – 1644,
1926 елда – 875,
1949 елда – 794,
1958 елда – 1009,
1970 елда – 1201,
1979 елда – 1021,
1989 елда – 739,
2002 елда – 671,
2010 елда – 632,
2020 елда – 635 кеше (чувашлар).