Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 җил тегермәне, тимерчелек, 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1524,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Яңа Чәчкап авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Үзәк» колхозы оештырыла, 1951 елда берләштерелгән «Ватан» колхозы составына керә, 1958 елда – «Үзәк», 1982 елда СССР оешуның 60 еллыгы исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1993 елдан «Үзәк» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан «Үзәк» авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә «Агрофирма «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – сигезьеллык, 1973 елда – урта (2002 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1985 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла. 2016 елдан мәктәптә ел саен мәктәп укучыларының Әхмәт Рәшит исемендәге «Кояшлы ил» республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (ике учреждение дә 1984 елда төзелгән бинада урнаша), балалар бакчасы (2002 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, «Ризаэтдин» мәчете (1990 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Яңа Чәчкап торулыгы табыла (гомумболгар истәлеге).

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Кәлимуллина (1975 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәре (1998 елдан);

Г.С.Клычова (1961 елда туган) – икътисад фәннәре докторы;

Д.Г.Латыйпов (1952 елда туган) – паразитолог, ветеринария фәннәре докторы;

Әхмәт Рәшит (1936 елда туган) – шагыйрь, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Э.К.Сәлахова (1975 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исем. тарих институты хезмәткәре;

Г.С.Шәрәфетдинов (1952 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 482,
1897 елда – 857,
1908 елда – 986,
1920 елда – 1078,
1926 елда – 763,
1938 елда – 1010,
1949 елда – 844,
1958 елда – 840,
1970 елда – 1082,
1979 елда – 771,
1989 елда – 575,
2002 елда – 548,
2010 елда – 530,
2015 елда – 502 кеше (татарлар).