1949 елның 24 декабрендә Смоленск өлкәсенең Гжатск шәһәрендә туган.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1972).

«Коммунист Татарии» журналы редакциясендә, 1979 елдан партия тормышы бүлеге мөдире, 1985 елдан баш мөхәррир урынбасары.

1995 елдан ТР Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институтында (2005 елдан ТР Мәгарифне үстерү институты): 1995–1997 елларда социаль-икътисад фәннәр кафедрасы мөдире, 2002 елдан тарих һәм иҗтимагый фәннәр кафедрасында, 2008 елдан тарих һәм иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире.

2011 елдан Мәгариф өлкәсендә перспективалы хезмәтләр үзәге директоры. Фән һәм инновация эшчәнлеге буенча проректор, 2015 елдан мәгарифне үстерү стратегиясен һәм программаларын эшләү бүлеге мөдире.

Мәктәп укучылары өчен Татарстан тарихы буенча уку ярдәмлекләре, укытучылар өчен «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре: Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре» («Основы духоно-нрав­ственной культуры народов России: основы религиозных культур народов России», М., 2012) дәреслеге, «Гасырлар авазы = Эхо веков» журналы редколлегиясе әгъзасы

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2011). Медальләр белән бүләкләнә.