Тарихы

Авыл 1615 елдан Чепкас авылы буларак мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт һәм удел крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы терлекчелек һәм игенчелек, он тарттыру, олаучылык, бакалея товарлары сату белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълуматларга караганда, авылда мәчет, ХХ йөз башында 3 мәчет, 3 мәдрәсә, 16 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2456,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Янтуган авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда Фрунзе исемендәге һәм «Ударник» колхозлары оештырыла, 1950 елда «Ударник» колхозына берләштереләләр, 1959 елда ул «Земледелец» колхозы (Янтуган авылы) белән «Маркс исемендәге колхоз» исемендә берләшә.

1991 елда «Алга» колхозы итеп үзгәртелә, 1999 елда «Йолдыз» колхозы составына керә, 2000 елдан Фәттахов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять .

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1976 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 ел) бар.

2010 елга кадәр – урта мәктәп, 2010 елдан башлангыч мәктәп эшли (Янтуган урта мәктәбе филиалы).

2013 елдан мәдәният йорты каршында «Рәйхана» фольклор ансамбле эшли (җитәкчесе – Р.Р.Фасхетдинова).

Күренекле кешеләре

И.С.Газизов (1950 елда туган) – үсемлекләр физиологы, биология фәннәре кандидаты, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 974,
1897 елда – 1855,
1910 елда – 1716,
1920 елда – 1783,
1926 елда – 1621,
1938 елда – 1472,
1949 елда – 1219,
1979 елда – 988,
1989 елда – 636,
2002 елда – 498,
2010 елда – 445,
2015 елда – 420 кеше (татарлар).