Вятканың сул кушылдыгы.

Озынлыгы 44,4 км, бассейнының мәйданы 252,8 км2. Алабуга районы территориясеннән ага. Елга башы Көек авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Иске Әнҗерә авылыннан 5 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 53 м.

Әнҗерә елгасының 0,8 км дан 12 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Иң зурлары – Шаршала (8,5 км) һәм Вонюшка (12 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Елга үзәне асимметрияле (уң як ярлары текәрәк), яхшы эшкәртелгән, эрозия уемы шактый тирән. Тугае ачык беленә. Елга юлы бормалы. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Гидрологик режимында еллык агымның 68% ы ташу вакытына туры килә. Елга режимы 1962-1993 елларда Яковлево авылы янындагы гидрологик постта өйрәнелә. Су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше 4 м чамасы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 140 мм, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Яковлево авылы янында уртача еллык су чыгымы 0,91м3/с. Максималь су чыгымы 102 м3/с (1970). Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,25 м3/с.

Җәйге саегу кайвакыт яңгыр ташкыннары белән бозыла. Кышкы саегу елга бозлана башлаган вакытта, гадәттә, ноябрьнең беренче көннәрендә башлана. Бозлануның уртача дәвамлылыгы 143 көн. Кыш азагына бозның калынлыгы 85 см га җитә. Бозның иң зур калынлыгы 147см (1967). Ташу вакытында суның болганчыклыгы 2800 г/м3. Елга алып килгән утырмаларның уртача еллык күләме 82 мең т.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада гомуми күләме 2113 мең м3 булган 4 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.