Тарихы

Авылга XVII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Биморза исеме белән дә билгеле.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 358,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Күшке авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Дружба» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Самерханов), 1947 елда «Кызыл Биморза» (Чуаш Биморзасы авылы) һәм «Кызыл Шәмәк» (Шәмәк авылы) колхозлары белән Чапаев исемендәге колхозга берләштерелә.

1959 елда берләштерелгән «Гигант» колхозы составына керә, 1989 елда авыл «Правда» колхозы составында бүленеп чыга. 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2005 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2014 елга кадәр клуб эшли. 1990 елларда мәчет төзелә.

Халык саны

1913 елда – 175,
1920 елда – 214,
1926 елда – 201,
1938 елда – 275,
1958 елда – 186,
1970 елда – 203,
1979 елда – 149,
1989 елда – 115,
2002 елда – 90,
2010 елда – 77,
2015 елда – 63 кеше (татарлар).