Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренчсе яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар), 42% ы чукындырылган булып исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1829 елда рәсми рәвештә мәхәллә оештырыла һәм мәчет төзелә, 1886−1887 елларда үзгәртеп салына һәм зурайтыла.

XX йөз башында авылда мәктәп, 2 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1020,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Урысбага авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Туры юл” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл зурайтылган Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары Түбән Урысбага авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 1998 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан – “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли.Фельдшер-акушерлык пункты (1969 елдан), “Иман Нуры” мәчете бар.

Авыл янында археология истәлеге – Бәчек курганлыклары табыла (бронза гасырның Абаш культурасы), иске зиратта болгар чоры кабер ташы саклана.

Күренекле кешеләре:

Р.Х.Сабиров (1955 елда туган) – нәфис сүз остасы, ТССРның халык артисты.

Авылда 1941−1956 елларда Г.Тукайның апасы Бибисаҗидә яши (авыл зиратында кабере саклана).

Халык саны

1782 елда — 148 ир заты;
1859 елда  — 575,
1897 елда — 680,
1908 елда — 843,
1926 елда — 1043,
1938 елда — 924,
1949 елда — 585,
1958 елда — 547,
1970 елда — 496,
1979 елда — 395,
1989 елда — 268,
2002 елда — 196,
2010 елда — 160,
2018 елда — 137 кеше (татарлар).