Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысына кадәр Татар Сараланы авылыннан күченгән рус крәстияннәре тарафыннана нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1899 елда ачыла), җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2647 дисәтинә тәшкил итә (Татар Сараланы авылы белән бергә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Саралан волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Татар Сараланы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Красный Октябрь” колхозы оештырыла, 1949 елда “Яңа Алан” колхозы белән (Татар Сараланы авылы) “Яңа Алан” колхозына берләштерелә. 1957 елдан “Комсомольский” совхозы (Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары, Рус Сараланы поселогы) составында, 1991 елдан – “Саралан” совхозы, 1997–2007 елларда – “Саралан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Саралан табылдыклары (бронза һәм тимер дәвере), I һәм II Саралан авыллыгы (“Тексер” – “Лысая гора”) һәм II Саралан шәһәрлеге (“Девичья гора”) – Имәнкискә культурасына карый.

Халык саны

1859 елда – 161,
1897 елда – 286,
1908 елда – 299,
1920 елда – 302,
1926 елда – 325,
1938 елда – 313,
1949 елда – 253,
1958 елда – 129,
1970 елда – 110,
1979 елда – 66,
1989 елда – 49,
2002 елда – 32,
2010 елда – 36,
2017 елда – 34 кеше (руслар).