- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Бола елгасы буенда, Буа шәһәреннән 24 км төньяктарак урнашкан
Авыл 1646 елдан мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек белән шөгыльләнә.
ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә (1986), мәктәп (1905), җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1560,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.
Хәзер Бик-Үти авыл җирлегенә керә.
1930 елда авылда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла, 1959 елда Ленин исемендәге колхоз (Аксу авылы) составына керә, 1963 елда «Марс», итеп үзгәртелә. 1993 елдан «Марс» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2002 елда «Бола» авыл хуҗалыгы предприятиесе.
Халкы күбесенчә җаваплылыгы чикләнгән «Бола» авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1917 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла), балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет бар (беренчесе –1990 елларда, «Гыйльмулла» 2006 елда ачыла).
1782 елда – 93 ир заты;
1859 елда – 561,
1897 елда – 709,
1908 елда– 815,
1920 елда – 854,
1926 елда – 632,
1938 елда – 670,
1949 елда – 463,
1958 елда – 448,
1970 елда – 457,
1979 елда – 648,
1989 елда – 229,
2002 елда – 238,
2010 елда – 192,
2015 елда – 205 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.