Эчтәлек

МТСлар 1928 елдан колхозларга аграр хезмәт һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү өчен төзелә башлыйлар. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең төп кораллары (трактор, чәчкеч, культиватор, комбайннар) белән тәэмин ителәләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә дәүләт сәясәтен уздыруда мөһим урын тоталар.

Беренче МТС Одесса өлкәсенең Берёзовский районында Шевченко исемендәге С-39 трактор колоннасы җирлегендә оештырыла (1928).

МТСлар булдырылганчы, барлык өлкәләрдә дә дәүләт машина-прокат пунктлары, трактор отрядлары, машина һәм машина-ат станцияләре, трактор колонналары оештырылган була. Шуларның беренчеләре Татар Кандызы, Әмәкәй, Мөслим, Нөркәй, Норлат, Базарлы Матак, Буа, Тәтеш, Кукмара волостьларында (аларда 160 трактор исәпләнә) төзелә. «Мөслим» дигән беренче трактор колоннасы (Чистай кантоны) 1928 елда «Татхлебсоюз» системасында булдырыла (1929 елда исеме Татарстанның 10 еллыгы исемендәге МТС дип үзгәртелә; анда 29 трактор исәпләнә).

1930 елда язгы чәчүгә Тымытык, Теләнче Тамак, Норлат һәм Базарлы Матак МТСлары оештырыла (һәр станциядә — 20 дән 30 га кадәр трактор була). 1932 елда республикада 45 МТС эшли (919 трактор); алар 1 млн 480 мең га чәчүлекләре булган 1616 колхозга хезмәт күрсәтә. Аннан соң ел саен якынча 10 МТС булдырыла, 1936 елга барлык районнарда да оештырыла. 1939 елда станцияләр саны 103 кә җитә (5444 трактор), 1957 елда 115 МТС була. 1932 елдан МТСларга бөртекле ашлык җыю комбайннары кайтарыла башлый. 1937 елда аларның саны 1717 гә җитә.

МТСның төп җитештерү берәмлеге трактор бригадасы була. МТС утарында остаханә, гараж, ягулык-майлау материаллары базасы, машиналар өчен ышыклау түбәләре, складлар һ.б. хуҗалык объектлары, шулай ук торак һәм мәдәният-көнкүреш биналары урнаша.

МТС башкарган эшләр өчен колхозларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе яисә билгеләнгән бәя белән акчалата түләнә, 1958 елдан бары тик акчалата гына түләнә. 1950 еллар ахырыннан, агросәнәгать интеграциясе шартларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен квалификацияле белгеч кадрлар белән тәэмин итү даими яхшыртыла барганда, МТСларның җитештерү-техник хезмәт күрсәтү формасы хуҗалыклар ихтыяҗына туры килми башлый, аларның җитештерүне оештыру функциясе үсүдән туктый, шул сәбәпле колхозларның үз җитештерү резервларыннан файдалану инициативасы тоткарлана.

1958 елда МТСлар ремонт-техник станцияләр (РТС) итеп үзгәртелә (барлыгы 58), аларның техникасы колхозларга сатыла (133 мең трактор, 5 мең комбайн һ.б. техника).

Соңрак РТСлар «Татсельхозтехника»ның район бүлекләре итеп үзгәртелә.

Авыл җитештерүчеләрен, игенчелектә һәм терлекчелектә фән-техника казанышларыннан файдаланып, заманча ысуллар белән эшләүгә тартуда, авылның гомуми культурасын күтәрүдә МТСлар әһәмиятле роль уйный.

Әдәбият

Байрамов К.Л. Тракторные колонны и первая МТС в Татарии // Сб. науч. работ Казан. мед. ин-та. К., 1957. Вып. 3;

Залялов А.М., Устюжанин Е.И. Коллективизация сельского хозяйства ТАССР 1927–1937 гг. К., 1968;

Залялов А.М. Социалистическое преобразование сельского хозяйства Татарии. К., 1974.

Автор – И.Н.Афанасьев